заман

<
Тәмле, күз явын алырлык тортлар пешерүче Раушания.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда, дип белми генә әйтмәгәннәр. Нәфис затларның җәмгыятьтә роле зур: алар тормышны дәвам итүчеләр, гаилә учагын саклаучылар, тәмле ашлар пешерүчеләр…

<
Яхшылык җирдә ятмый.

2 март көнне Можгада яшәүче инвалид балаларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты уздырылды. Залда бер буш урын да юк иде. Җыелган акча «Кояш балалары» иҗимагый оешмасына «Хыял чаңгылары» дип исемләнгән проектны тормышка ашыру өчен тапшырылды.

<
Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр…

Узган атна 2 көн дәвамында туган якны өйрәнү музеенда кунакта бакча сабыйлары булды. Алар анда Туган тел көненә багышланган фестивальдә катнаштылар.

<
Можгада "Сәламәт рух" клубы.

Скандинавия йөреше соңгы елларда популярлашып китте. Аның белән бигрәк тә пенсия яшендәге кешеләр кызыксына. "Можга" мәдәни- спорт үзәгендә гыйнвар аеннан «Сәламәт рух» дип исемләнгән клуб эшли башлады. Клуб әгъзалары анда дөрес йөрергә өйрәнәләр, дөрес туклану серләренә төшенәләр.

<
Сафиннар - бриллиант туй ияләре

Можгада озак еллар гомер кичерүче Әхмәтнәкыйп абый белән Мөслимә апа Сафиннарның гаиләләренә Гашыйклар көнендә 60 ел тулды. Алар 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 24 оныклары бар. Гомерләре буе хезмәттә. Сафиннар үзләрен бик бәхетле пар, диләр. 60 еллык гомер алар өчен бер мизгел генә!

<
Илгизәр Хәсәнов аудиодиск чыгарды

Актив җәмәгать эшлеклесе, Можга шәһәренең мактаулы гражданины Илгизәр Хәсәнов ана теле һәр кешенең канында булырга тиеш, ди. Ул кечкенәдән халкыбызның җыр –моңнарын тыңлап, әдәбиятен, мәдәниятен белеп үсә һәм гомере буе татар мохитендә кайный. Башкача ул үз тормышын күз алдына китерә дә алмый. Шушы көннәрдә милләттәшебез күптәнге хыялын тормышка ашыра: үзе башкарган җырларын туплаган аудиодиск чыгара.

<
Мөселманчастарт…

Узган ял көннәрендә Можгада республика мәчетләре арасында чаңгы ярышлары оештырылды. Беренчелекне иң аз санлы команда алды.

<
Татартеле укытучы-тәрбиячеләре тәҗрибә алыша.

Можгада беренче шундый очрашу 13 нче балалар бакчасында узды. Биредә татар теле түгәрәге 10 елдан артык эшли. Үзенең эш тәҗрибәсе белән тәрбияче Раушания Фәйзрахман кызы Шакирова уртаклашты.

<
Кемкөчлерәк?

25 гыйнвар көнне Ижауда татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды. Быел ана телен белү дәрәҗәсен 47 укучы тикшереп карады. Можга данын 1, 4 мәктәп, 8 гимназия укучылары яклады.

<
"Безнең яшьләр"

Можганың спорт мәктәбендә шөгыльләнүче грек-рим көрәшчеләренең уңышлары шактый. Биредә ел саен зур җиңүчеләр, спорт остасына кандидатлар эзерлиләр.

Страницы

Подписка на RSS - заман