заман

<
Бөек Җиңү - 2018

Бөек Ватан сугышы тәмам булуга, илебезгэ һөҗүм иткән фашизмны тар-мар итүгә 73 ел тулды. 9 май көнне халыкны бәйрәм белән котлап, 4 ел буена фронтта, тылда батырлык, фидакәрьлек күрсәткән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре әйтелде. Илебез азатлыгы өчен башын салганнар хөрмәтенә монумент, һәйкәлләр янына чәчкәләр салынды, исәннәр алдында аяз күк йөзебез өчен баш иелде.

<
Республика мәчетләре арасында спартакиада дәвам итә.

Узган ял көннәрендә спортсменнарны Можга кабул итте: беренче тапкыр шәһәр бассейннарының берсендә йөзү буенча ярышлар уздырылды. Жиңүне кунаклар - Ижау командасы отты.

<
Можгада - Коръән бәйрәме

8 апрельдә Можга мәчетендә Коръән укучылар бәйгесе узды. Ин көчлеләр диплом, истәлекле бүләкләр алды. Дин өлкәсендә оста шәкертләр Можга данын киләсе атнада республика күләмендә дә яклаячак.

<
Можгада 15 апрельдә "Изгелек атнасы" башланды.

Бу акция кысаларында мәктәпләрдә, урта уку йортларында төрле чаралар үтә. Шушы көннәрдә 9 мэктэпнең 4 сыйныф укучылары белән очрашуга Можга район инвалидлар оешмасы активистлары килде.

<
 "Ислам": "Гаилә" клубы эшчәнлеге

Можгада «Гаилә» клубы 90нчы еллардан бирле эшли, соңгы вакытта анын активистлары шәһәр һәм республика күләмендә сәламәт яшәү рәвеше, тәрбия, дин белән бәйле бик күп әһәмиятле проблемаларны күтәреп чыгалар.

<

8нче гимназиядә балалар иҗатына бай бәйге-фестиваль узды. Барысы 26 номер күрсәтелде, жюри әгъзалары иң яхшыларын призлы урыннар һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләде.

<
Можгада «Берлек-2018»  дуслык фестивале узды.

Бәйгедә җиңүче исеме өчен 8 милләт чибәркәе катнашты. Татар милләтен Можга медицина көллияте студенты Резеда Нигъмәтуллина тәкъдим итте.

<
"Безнең яшьләр": Дәнис Әхмәдуллин

Можганың 8нче гимназия укучысы Дәнис кечкенәдән бик актив малай булып үсә: ул спорт, иҗат белән шөгыльләнә, мәктәптә "5" легә генә укый. Барына да җитешә һәм уңышларга ирешә. 2 ел инде Дәнис йөзү белән кызыксына, төрле дәрәҗәдә узган ярышларда катнашып, җиңүләр яулый.

<
Туган телне кадерләп...

Можгада шәһәркүләм туган тел көненә багышланган бәйрәм узды. Бу фестиваль инде традицион рәвештә ел саен оештырыла. Балалар үзләренең туган телләренә булган мәхәббәтләрен җырлар, шигырьләр, биюләр аша күрсәтәләр.

<
"Зәңгәр шәл"фестивалендә

4 нче мартта Ижауда "Зәңгәр шәл" республикакүләм үзешчән театрлар фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше үтте. Бу чарада Можга артистлары да катнашты. «Очкын» яшьләр театрының иҗаты 3 дәрәжәле диплом белән бүләкләнде.

Страницы

Подписка на RSS - заман