заман

<
БӨЕК ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ

Каюм Насыйри - халкыбызның бөек галиме, мәгърифәтче, тарихчы, этнограф, тел белгече, язучы.

<
МОЖГА ТАТАРЛАРЫ - ЗАҺИТ ҖИҺАНГӘРӘЕВ

Шәһәр көнендә Можганың үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә зур бүләкләр тапшырылды. Сөенеч, алар арасында татарлар да бар. Иҗтимагый эшләрдә актив катнашканы өчен җирле имилли-мәдәни автономия әгъзасы Заһит Сәлих улы Җиһангәрәев «Шәһәр алдындагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

<
ПАРАШЮТЧЫ РӘСИМӘ

25 августта Можга 183 нче туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан бик күп чаралар узды. 4 нче санлы мәктәптә парашют спорты буенча Дөнья чемпионы, якташыбыз Владислав Крестьянников истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарага аның туганнары, дуслары җыелды. Рәсимә Равил кызы Садыйкова да яшьлегендә парашют спортына гашыйк була, 3 ел эчендә 21 сикереш ясый, бары да уңышлы була.

<
Можгага- 183 яшь

25 августта Можга 183 нче туган көнен бәйрәм итәчәк. Бүгенге көндә белгечләр Шәһәр көне программасы өстендә эшли. Ул матур, кызыклы чараларга бай булачак.

<
Корбан гаете

Илебез мөселманнары исламның икенче зур бәйрәме - Изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Корбанны 3 көн дәвамында чалырга рөхсәт ителә. 21 августта кояш чыгу белән барлык мәчетләрдә гает намазы укылды. Аннан мөселманнар туганнары каберенә зиярат кылды, корбан чалды, кунаклар җыеп сыйлады, мохтаҗларга корбан ите өләште.

<
М. Шәймиев: «Милләт өчен куркып эшләргә ярамый».

16, 17 августта Казанда ил журналистларының зур форумы узды. Очрашуда милли һәм төбәк газета, радио, телевидениеләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

<
Мәрҗани тууына 200 ел

2018 елда бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел, шуңа бу ел Татарстанда Мәрҗани елы дип игълан ителде. Мәрҗани - гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренче булып санап чыккан бөек шәхес, мәгърифәтче. Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәр.

<
Чынга ашкан проект

ДЦП диагнозлы гарип балаларны берләштергән "Кояш балалары" иҗтимагый оешмасы шәһәребездэ берничә ел эшли. Актив ата-аналарны бернинди кыенлыклар да куркытмый, күптән түгел алар Можгада тагы бер зур проектны тормышка ашырдылар - балаларны роликлар ярдәмендә тернәкләндерә башладылар.

<
«Таныш булыйк»: Ришат Фәйзетдинов

Бүгенге сәхифәбезнең герое - Ришат Шамил улы Фәйзетдинов. Ул-эшмәкәр, Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Можга бүлеге активисты. Мөмкинлеге чикле кешеләр арасында өстәл спорт төрләрен үстерүгә зур өлеш кертүче.

<
Умартачы Сафиннар.

Бакча, урман-кырлар тулы аллы-гөлле чәчкәләр, төрледән төрле җиләк-җимешләр. Хәзер умартачыларның да кызу чоры. Алар беренче уңышын ала.

Страницы

Подписка на RSS - заман