заман

<
 ТАТАРЧА ДИКТАНТ - ИМТИХАН

Можгалылар беренче тапкыр татарча диктант язды. Акция бөтен илдә узган шимбә, 27 октябрь көнне узды.

<
ГҮЗӘЛ УРАЗОВА МОЖГАДА!

8 октябрьдә Можга тамашачысын үз иҗатлары белән татар эстрадасының якты йолдызлары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов сөендерделэр. 2 сәгать буе сәхнәдэн матур моңнар агылды, уен-көлке тынмады.

<
"КОЯШ НУРЛАРЫ" ДУСЛАРЫН ҖЫЙДЫ

Октябрь башында "Кояшкай" балалар ансамбленең беренче иҗади концерты узды. Яшь артистлар бу чыгышларын Олкәннәр көненә багышладылар.

<
ИСЛАМ ДӘРЕСЛӘРЕ

Можга мәдрәсәсендә яңа уку елы башланды. Быел 12 төркемдә ислам дине тарихы, гарәп теле, Коръән шәриф нигезләре укытылачак. Дәреслэр көн саен диярлек оештырылган. Рухи азык алырга теләүчеләр өчен мөмкинлекләр күп.

<
МОЖГА ҮЗЕШЧӘННӘРЕ ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ МАТУР КОНЦЕРТ ӘЗЕРЛИ

Программада яшь сәхнә осталары –"Кояш нурлары", "Кояшкай" солистлары, "Сөмбел" ансамбле җырчылары чыгышы, дәртле биюләр, уеннар. Шулай ук үзенең матур җырларын Можга сандугачы Рәзилә Шәйхиева да бүләк итәчәк. Бу көннәрдә "Октябрь" мәдәният йортында репетицияләр бара. Концерт 7 октябрьгә 14.00 сәгатькә билгеләнгән.

<
АРУ БЕЛМӘС РАВИЛ АБЫЙ

Өлкәннәребез зирәклегенә, тырышлыгы һәм уңганлыгына сокланып туймаслык. Алар бай тормыш тәҗрибәсе туплап, авырлыкларга бирешмәскә өйрәнгән буын. Равил Гозәир улы Корбангалиев - күп еллар музыка белән шөгыльләнә, хуҗалыгында сарык, кәҗә асрый, бакча үстерә. 7 ноябрьдә милләттәшебезгә 77 яшь тула.

<
МОЖГАДА МӨСЕЛМАН МӘДӘНИ ҮЗӘГЕ ТӨЗЕЛӘ БАШЛАДЫ

Бу елның язында Дубитель микрорайонында Можга мөселманнары зур төзелеш башлады. Эш уйлаганча гына барса, 1-2 ел эчендә шәһәребездә Мөселман мәдәни үзәге барлыкка киләчәк.

<
ХАҖИЯ ЛӘЙСИРӘ ХӘЙБУЛЛИНА

Можга хажи-хаҗияләре изге сәфәрдән кайтты. Рәсми мәгълүматларга караганда, бу ел Россиядән 20 меңләп мөселман Хаҗ кылды, шуның 80 е Удмуртиядән, бишесе безнең шәһәрдән.

<
УЛ ТАРИХТА ЭЗЛЕ…

3 сентябрь көнне 7 санлы коррекцион мәктәптә Халык мәгарифе отличнигы, Удмуртиянең атказанган мәгариф хезмәткәре, яңа мәктәп бинасын салуга зур өлеш керткән Мансур Гаян улы Фатыйхов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Шушы көннәрдә без аның хезмәттәше һәм тормыш иптәше белән очрашып, якты хатирәләрне барладык.

<
ЯҢА ЕЛГА – ЯҢА ЭШЛӘР

Можга татар теле тәрбияче һәм укытучыларының киңәшмәсе узды. Еллык эшкә нәтиҗә ясап, яңа уку елына планнар корылды.

Страницы

Подписка на RSS - заман