заман

<
Татар балалары өчен ёлка

"Октябрь" мәдәният йортында татар балалары өчен чыршы бәйрәме үтте. Ёлка милли-мәдәни автономия әгъзалары, укытучы-тәрбиячеләребез көче белән оештырылды.

<
Федераль татар милли-мәдәни автономиясенә 20 ел

Ноябрь аенда Мәскәүгә Рәсәй татарлары җыелды . Татар Федераль милли-мәдәни автономиясенә 20 ел тулу уңаеннан зур җыен узды. Бу чара турында без Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе активисты Рамазан Мәсгут улы Гарапшин белән әңгәмә кордык.

<
Татарча диктант нәтиҗәләре

Быел Можга беренче тапкыр "Татарча диктант-2018" белем акциясенә кушылды. Октябрь аенда үткәрелгэн чарага узган атна нәтиҗәләр ясалды. Барлык катнашучыларга сертификатлар, ә акцияне оештырган кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.

<

Эш киләсе елның яз аенда дәвам ителәчәк. Агымдагы елда нинди эшләр эшләнелде һәм бүгенге көнгә төзелешкә күпме акча сарыф ителде? Әлеге сорауларга җавапны дин әһелләреннән һәм төзелешнең координаторларыннан алдык.

<
Әниләргә шигырь сөйлибез

Әни, диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

«Әни» сүзен таптамагыз,

Һич ярамый таптарга.

Можгада беренче тапкыр әниләргә багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды.

<
“Тамырлар белән көчле без”

“Ак калфак”лылар 6-7 декабрьдә Удмуртиядә кунак булды. Регионара форумга 100 дән артык кеше җыелды. Можга татар хатын-кызлары да бу зур чарадан читтә калмады.

<
27 ОКТЯБРЬ КӨННЕ УДМУРТИЯ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАРЧА ДИКТАНТ ЯЗДЫ

Татарстанда яшәүчеләр өчен Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәре тәкъдим ителде. Ә төбәкләрдәге татарлар ана телләрен Абдулла Алишның «Нечкәбил» әкиятенннән өзек язып тикшереп карады. Оештыручыларның бу авторларны сайлавы очраклы түгел, чөнки 2018 елда 2 язучының да тууына юбилей даталар билгеләп үтелде.

<
РӘМЗИЯ ИЛДУС КЫЗЫ ГАББАСОВА  РЕСПУБЛИКАНЫҢ МАКТАУ ТАКТАСЫНА КЕРТЕЛДЕ

Халыклар бердәмлеге һәм Удмуртия дәүләтчелеге көне уңаеннан традиция буенча республиканың Мактау тактасы яңартылды. Төрле яклап республика үсешенә зур өлеш кертүче 50 кеше исемлегендә “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова да бар.

<
14 НЧЕ БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА БЕРДӘМЛЕК БӘЙРӘМЕ

Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Тантана шәһәр, республика, ил күләмендә генә бәйрәм ителми, бүгенге көндә аның әһәмияте турында бакчаларда да сөйлиләр.

<
"ИСЛАМ"

Зират - шәһәребезнең йөзе ул. Элек-электән, әлеге авылда яки шәһәрдэ кем яшәгәнен белергә теләсәң, зиратына барып кара, дигәннәр. Бүген Можга мөселман зираты ни хәлдә? Каберләр шәригать кануннарына туры киләме?

Страницы

Подписка на RSS - заман