заман

<
Уйна, гармун

Гармун моңы тансык җаннарга. 16 февральдә Можга оста гармунчыларны барлады. Сәхнәгә татар моңына гашыйк 7 гармунчы чыкты. Фестиваль йөрәкләрне дәртләндерде, күңелләрне кинәндерде. Бу искиткеч матур, онытылмаслык татар музыкасы бәйрәме булды.

<
Без бергә

Балаларны милли рухта тәрбияләү кечкенәдән башлана. Бүген туган якны өйрәнү музеенда милли фестиваль узды. Анда бакча балалары катнашты.

<
"Ислам". Можга абыстайларының саны арта.

Мәркәзебез Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә алар саллы гына дини белем туплап кайтсалар да, көн саен гыйлем өстәүләрен дәвам итәләр.

<
2019 ел - илебездә Театр елы

Можга үзешчәннәре аны яңа тамашалар белән уздырырга җыеналар. Февральдә артистлар яңа спектакльләр өйрәнә башлаганнар. Аларны ел дәвамында Можга тамашачысына да тәкъдим итәчәкләр.

<
«Уйна, гармун»

Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе Милләттләр мәдәни үзәге белән берлектә 16 февраль көнне гармунчылар арасында фестиваль-бәйге уздыра.

<
"Болгар радиосы" Можгада 2019 елда эшләячәк.

Бу турыда безгә Можга татарларының милли – мәдәни автономиясе рәисе Руслан Галиев җиткерде. Тик радио эшчәнлеген дәвам итсен өчен әлегә кирәк сумманың яртысы гына тупланган, шуңа күрә акча җыю дәвам ителәчәк.

<
Студентлар көне

Кеше гомеренең иң күңелле чоры – студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? 25 гыйнвар – студентлар көне буларак билгеләп үтелде. Бүгенге замана студентлары нинди? Алар нәрсәләр белән шөгыльләнәләр? Узган атнада без агропромышленность көллиятендә бардык һәм анда укучы студентларның тормышы белән кызыксынып кайттык.

<
Таныш булыйк: Рушания Фасих кызы Загумёнова

Бүгенге тапшыруыбызның кунагы – Рушания Фасих кызы Загумёнова. Бу йомшак, ачык күңелле мөлаем ханымны үзәк китапханәдә яхшы беләләр. Раушания Фасих кызы мөмкинлеге чикле кешеләр белән эшли, алар өчен төрле чаралар әзерләп уздыра. 2018 ел нәтиҗәләре буенча ул «Иң яхшы китапханәче» исеменә лаек була.

<
«Җәлил укулары»

Можга балалары Казан тарафыннан игълан ителгән беренче халыкара «Җәлил укулары» бәйгесендә катнаша. Бәйге бөек каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлана.

<
Компьютер заманасы

2018 елның көзендә мәктәпләрдә генә түгел, Можга ветераннар советында да уку елы башланды. Әбиләр һәм бабайлар укырга, язарга тугел, ә компьютер серләренә төшенәләр.

Страницы

Подписка на RSS - заман