заман

<
Можга эшмәкәрләре Бөтендөнья татар эшмәкәрләре җыенында катнашты

Март башында Казанда 6 Бөтендөнья татар эшмәкәрләре җыены узды. Чарада Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән 748 татар авыллары эшмәкәрләре катнашты. Делегациялэр Башкортостаннан, Марий Эл, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия республикаларыннан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Ырынбур, Сарытау, Самара, Ульян, Чиләбе өлкәләреннән. Программада бик күп күргәзмәләр, очрашулар, унышлы эшләүче эшмәкәрлек үзәкләре белән танышу иде. Удмуртиядән бу зур җыенда 18 кеше катнашты. Шул исәптэн Можга шәһәрендә яшәүче татар эшмәкәрләре Гөлфия һәм Илгизәр Хәсәновлар.

<
"Яңарыш" газетасы Удмуртия татарларына кирәк!

24 мартта "Спартак" халык иҗаты йортында Удмуртиядә 28 ел нәшер ителүче "Яңарыш" газетасының хәбәрчеләре, укучылары газетаны яздырып таратучылары, милли оешма җитәкчеләре белән республикакүләм очрашу узды. Чарада бик четерекле көнүзәк сораулар күтәрелде. Ана телебезне, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребезне, тарихыбызны сакларга, балалар иҗатын үстерүгә булышучы, бөтен республика татарларын берләштереп торучы газетаның киләчәге турында суз барды. Бугенге көндә "Яңарыш" атна саен 4 мең тираж белән басыла.

<
14 - балалар бакчасында Дуслык такыясе үрделәр

Бакчада милләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре темасына зур әһәмият бирелә. Тәрбиячеләр бу көнне балаларны 4 милләтнең гореф –гадәтләре, йолалары һәм мәдәнияте белән таныштырдылар.

<
Можга балалары республика бәйгеләренә әзерләнә

Апрель аенда Удмуртиядә төбәкара “Йолдызлар яңгыры” балалар фестиваль-конкурсы һәм “Туган телем - иркә гөлем” балалар өчен нәфис сүз осталары бәйгесе үтәчәк.

<
Можга милли бәйрәмебез Сабантуена әзерләнә

Бу ел Сабантуй Можгада республикакүләм дәрәҗәсенәэ 15 июньдә узачак. Март аенда бәйрәмне оештыру комитеты әгъзаларының утырышлары башланды.

<
Рәсәйдә Театр елы башланды

8 март Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Удмуртиядә гастрольләр белән Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры булып китте. Тамашачыга артистлар Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектаклен күрсәттеләр. Сәхнәгә куелган тормышчан, гыйбрәтле хәл тамашачы күңеленә тирән үтеп керде. Можгалылар артистларның һөнәри осталыгына югары бәя бирде.

<
Можгада  «Кызыл балчык остаханәсе» барлыкка килде

19 -балалар бакчасында президент грантына инклюзив «Кызыл балчык остаханәсе» проекты тормышка ашырыла башлады. Дәресләргә мөмкинлеге чикле балалар һәм бакча сабыйлары йөри. Аларга биредә бик ошый. Можгада мондый проект барлыкка килүгә балалар да, әти-әниләр дә сөенеп бетә алмый.

<
Можгада «Ел укытучысы-2019» бәйгесе дәвам итә

Мөгаллимнәргә бу исемгә ия булу өчен 4 җитди этап үтәргә кирәк. Сынауларның һәрбер баскычында иң яхшылары билгеләнә һәм алар алдагы турга үтә. Бу көннәрдә укытучыларыбыз жюри алдында иҗади проектларын яклый.

<
5 март көнне Әтнә дәүләт драма театры Можгада

100 еллык тарихы булган Әтнә дәүләт драма театры Можга тамашачысын «Әниемнең ак күлмәге» спектакленә чакыра. Тамаша "Свет" мәдәни үзәгендә 18 сәгать 30 минутта.

<
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Үсеп килүче буында патриотик хисләр тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Можгада 2013 елдан «Легион» хәрби-патриотик клубы эшли. Биредэ яшьләрне тормышка һәм армия хезмәтенә әзерлиләр.

Страницы

Подписка на RSS - заман