заман

<
6 майда Изге Рамазан ае башланды.

Дин кардәшләребезне Можга мәчете имамы Тахир хэзрэт Тимергалиев тәбрикли.

<
Татар теле укытучы-тәрбиячеләре тәҗрибә алыша

Апрельнең соңгы коннәрендә алар 26 -балалар бакчасында кунакта булдылар. Люция Сәлих кызы Фатыйхованың эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Бу ачык дәресне без дә карап кайттык.

<
Апрель аенда мәшхүр язучыбыз Габдулла Тукайга багышланган чаралар үтте

Әдипне туган көнендә, 26 апрельдә, Моңга мәдрәсәсендә искә алдылар -3 нче шәһәркүләм «Без –Тукай оныклары» шигырь укучылар бәйгесе узды.

<
Можга яшь сәхнә осталарының зур җиңүе

14 апрель көнне Ижауда зур онытылмаслык татар сәнгате бәйрәме - балалар өчен “Йолдызлар яңгыры” җыр-бию конкурсының һәм Габдулла Тукайның туган көненә, аның “Туган тел” шигыренә 110 ел тулуга багышланган “Туган телем — иркә гөлем” нәфис сүз осталары бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Можга балаларының иҗатына биредә югары бәя бирелде.

<
Можга егете Илдар Италиягә бара

17 яшьлек Илдар Хөббәтуллин кече суда йөзү җайланмалары спорты буенча Дөнья чемпионатына барырга җыена. Ярышлар бу елның август аенда Италиядә узачак.

<
Можга "Очкын" яшьләр театрына - 5 ел

Бу дата белән үзешчәннәрне шәһәр мәдәният идарәсе башлыгы, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм тамашачылар 13 апрель көнне тәбрикләделәр. Ә тамашачыларга артистлар 2 яңа спектакль бүләк иттеләр.

<
6 майда Изге Рамазан ае башлана.

Ул 29 көн дәвам итәчәк. Рамазан - сабырлык һәм үз-үзеңне сынау ае. Шушы көннәрдә Можга мәчетендә ифтарларга язу башланды. Акция игълан ителгән. 25 апрельгә кадәр язылган кеше хәйрия мәҗлесен уздыру өчен үзе теләгэн көнне сайлый ала.

Сорауларыгыз белән 8-909-064-69-69 номеры буенча Ленарга мөрәҗәгать итә аласыз.

<
15 апрельдә Можгада язгы өмә башлана.

Туган шәһәребезне чиста-пөхтэ тоту – һәрберебезнең бурычы. Өлкән яшьтәге милләттәшебез Рафил Таиф улы Галиев бу эш белән инде 6 ел шөгыльләнә. Чүпне җыя, аралый һәм кабул итү нокталарына илтеп тапшыра. Шушы елларда анын ярдәмчеләре дә барлыкка килгән.

<
Курчак күргәзмәсе

"Октябрь" мәдәният йортында беренче зур курчак күргәзмә-бәйгесе ачылды. Биредә 100 ләп курчак урын алган. Аларны бакча балалары тәрбиячеләре һәм әниләре белән ясаган.

<
9 санлы мәктәптә кәгазь җыю акциясе узды.

Анда балалар гына түгел, укытучылар да, әти-әниләр, әби -бабайлар да актив катнашкан. Барысы 10 тоннадан артык макулатура җыйганнар.

Страницы

Подписка на RSS - заман