"Яңарыш" газетасы Удмуртия татарларына кирәк!

<
"Яңарыш" газетасы Удмуртия татарларына кирәк!

24 мартта "Спартак" халык иҗаты йортында Удмуртиядә 28 ел нәшер ителүче "Яңарыш" газетасының хәбәрчеләре, укучылары газетаны яздырып таратучылары, милли оешма җитәкчеләре белән республикакүләм очрашу узды. Чарада бик четерекле көнүзәк сораулар күтәрелде. Ана телебезне, гореф-гадәтләребез, бәйрәмнәребезне, тарихыбызны сакларга, балалар иҗатын үстерүгә булышучы, бөтен республика татарларын берләштереп торучы газетаның киләчәге турында суз барды. Бугенге көндә "Яңарыш" атна саен 4 мең тираж белән басыла. Бу өлкәдә газетаны яздырып таратучылар зур эш башкаралар, дип ассызыклады басманын баш мөхәррире Рәмзия Илдус кызы Габбасова һәм аларның исемнәрен атап һәммәсенә рәхмәтләрен әйтте. Чыгыш ясаучылар җыенда күп булды. Аларның бары да газета редакциясе эшенә яхшы бәя биреп, басма Удмуртия татарларына кирәк дигән уртак карарга килде һәм бу турыда республика массакүләм матбугат чаралары агентлыгына мөрәҗәгать хаты әзерләнде. Эшлекле сөйләшүдән соң Можга шәһәре үзешчәннәре матур концерт бүләк итте. Анда Илгизәр Хәсәнов, Фәния Гыйззәтуллина, «Ләйсән», "Бергә" яшьләр ассоциациясе бию төркемнәре, Иляна Шиляева, Илнур Галләметдинов, Илдар Килмаматов, Азалия Насыйбуллина, Раушания Агафонова һәм 1 нче мәктәп укучылары катнашты.

Корреспондент: 

Добавить комментарий