Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. 8 октябрь көнне милләттәшебез Сәгыйдә Мөбәрәкша кызы Исмәгыйлевага 95 яшь тулды. РФ нең хезмәт ветеранын бәйрәме белән котларга шәһәр думасы рәисе һәм социаль яклау идарәсе башлыгы килделәр.