3.“Хезмәт иясе - хөрмәт иясе”. Вакыйп Гаяз улы Зарипов Можга районы Сосмак авылында туып -үсә, бөтен хезмәт юлын басу -кырларда иген, җитен үстерүгә багышлый. Ул 2 хезмәт ордены иясе, исеме мактау такталарыннан төшми. Вакыйп ага гаиләсендә дә хөрмәткә лаек аксакал. Июнь аенда Вакыйп ага юбилейлы туган көнен билгеләп үтте, кунакка бик куп туганнары, оныклары җыелды. Миллэттэшебезне 85 яшьлек гомер бәйрәме белән без дә тәбрикләп кайттык.